Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Балаларның җәйге ялы имин үтсен иде

Җәйнең соңгы ае бара. Статистика күрсәткәнчә, балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере нәкъ менә җәйге каникул вакытында килеп чыга.

Юл-транспорт һәлакәтләренең яртысы диярлек балаларның саксызлыгы аркасында ясала: алар я урамда тиеш булмаган урыннан юлга йөгереп чыгалар, я велосипедта, самокатта барганда хәвефсезлек чаралары турында оныталар.

Июль башында Әлмәттә шундый бер очрак булды. Мәрҗани урамы, 82 А йорты каршында иртәнге якта самокатта баручы 9 яшьлек баланы машина бәрдерә. Лада Приора автомобилен йөртүче җәяүлеләр кичүен узган вакытта әлеге малай светофорның тыючы сигналына игътибар итмичә самокатта юлга йөгереп чыга. Зыян күргән баланы медсанчастька илтәләр. Аңа амбулатор дәвалау билгеләнә.

11 июльдә кичке бишенче егерме минутларда Ленин урамында Киа автомобилен йөртүче 1979 елгы ир сулга борылганда өстенлек бирмичә, самокатта юлны аркылы чыгучы 2010 елгы җәяүлене бәрдерә. Зыян күрүче имгәнүләр ала.

26 июльдә Гафиятуллин урамындагы 47 нче йорт каршында балигъ булмаган яшьтәге җәяүлене машина бәрдерә. Бу юлы да Лада 217030 автомобиле белән идарә итүче 18 яшьлек егет гаепле. Автоинспекторлар сөйләвенә караганда, ул 2013 елгы кыз балага өстенлек бирми. Тик кыз үзе дә машиналар юклыгына инанмый торып, туктап торган автомобиль артыннан кинәт юлга чыга. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң кызны медсанчастька озаталар һәм реанимация бүлегенә салалар.

Балаларның иминлеген кайгырту - иң беренче чиратта ата-аналарның бурычы. Урамга чыккан саен без аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрдаим искәртергә, юлда йөргәндә сак һәм ипле булырга кирәклеген төшендереп торырга тиешбез. Руль артына утырган кешеләр дә һәрвакыт игътибарлы булсын иде. Балалар бит алар куркыныч янавын уйлап-нитеп тормый: туктап торган машина артыннан да, подъезд каршыннан да юлга йөгереп чыга ала. Шуны истә тотып, бигрәк тә урам чатларында, җәмәгать транспорты тукталышлары, парклар, скверлар, балалар мәйданчыклары янында, ишегалларында хәрәкәт тизлеген киметергә онытмасагыз иде.

Бу кисәтү шәһәрдә яшәүчеләргә генә түгел, авыл җирлекләренә дә бердәй дәрәҗәдә кагыла. Бала ул кайда да бала булып кала, уеннан уймак килеп чыгар дип башына да китерми.

Әле күптән түгел генә Әлмәт районында үзәк өзгеч хәл булды. Аппаково авылының Новая урамында балалар мәйданчыгыннан ерак түгел урында бер бала трактор көпчәкләре астында калды. Фаразларга караганда, 7 яшьлек малай уйнап йөргән җиреннән үтеп баручы тракторның печән төялгән таккычына менмәкче була. Тик уе барып чыкмый. Аннан егылып төшә һәм трактор көпчәкләре астына эләгә. Шунысы мәгълүм, трактор руле артындагы 38 яшьлек ир-атның да үзйөрешле техника белән идарә итәргә хокукы булмый. Тик кем гаепле булуга карамастан, нәтиҗә аянычлы: баланың чәчәк кебек гомере өзелгән, аны кире кайтарып булмый.

 

Гөлфия Ханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса