Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында бала трактор астында калган

Юл-транспорт һәлакәте районның Аппак авылында булган.

Әлмәт районында Аппак авылында 1 августта үлем белән тәмамланган авария булган, анда бала һәлак булган. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Автоинспекторларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җиде яшьлек бала печән төялгән кулдан ясалган прицепка менмәкче булган. Әмма егылып төшкән һәм трактор астында калган. Трактор руле артында 38 яшьлек ир-ат утырган, аның үзйөрешле техника белән идарә итү хокукы булмаган. Балигъ булмаган бала алган тән җәрәхәтләреннән вафат булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса