Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Атна дәвамында Әлмәт районында 2 янгын очрагы теркәлгән

Мунча, көнкүреш вагоны һәм биш умарта оясы янган.

Әлмәт районының ике авылында бу атнада янгыннар булды. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге хәбәр итә.

24 июльдә янгын Кителга авылында төн уртасында була. Һәлакәт нәтиҗәсендә мунча тулысынча янып беткән, янгынның гомуми мәйданы 18 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынның сәбәбе-мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Икенче янгын пәнҗешәмбе, 28 июль көнне Нәдер авылында булган. 112 номеры буенча хәбәр ителгәнчә, ачык җирлектә кырда көнкүреш вагоны янган. Ут тулысынча 5 умарта оясын һәм вагонны  юк иткән. Мәйданы 27 квадрат метр. Янгынның сәбәбен белгечләр ачыклый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса