Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә биш катлы йортта төнлә суыткычка ут капкан

Янгыннан җиде кеше коткарылган.

Әлмәттә 101нче янгын сагы чакыру номерына Төзүчеләр проспекты буенча 55нче йортта бишенче катта янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Куе төтен тиз арада подъездны тутырган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр төтен баскан зонадан җиде кешене коткарган. Кешеләрне, сулыш алу аппаратлары битлекләре кигереп, урамга чыгарганнар.

Фатирларның берсендә суыткыч һәм бүлмә ишекләре янган. 3.35 сәгатьтә янгын локализацияләнгән, ә биш минуттан соң ликвидацияләнгән. Янгын мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән. Кешеләр зыян күрмәгән. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса