Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә автомобильгә ут капты

Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче аңын югалта һәм автомобиль баганага килеп бәрелә.

20 июль көнне Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният йорты тукталышында якынча 16 сәгатьтә юл-транспорт һәлакәте булды. ВАЗ 2113 автомобиле баганага бәрелә һәм яна башлый. Машинада 56 яшьлек шофер булган, пассажир сүзләренчә, ул аңын югалткан һәм машина баганага бәрелгән.

Урынга янгын сүндерүчеләр һәм медиклар килгән. Машинаны сүндергәннәр, ә машина йөртүчене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.

1985 елда туган пассажир зыян күрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса