Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында буада 60 яшьлек ир-ат батып үлгән

Ир-атның гәүдәсен ярдан 15 метр ераклыкта табалар.

3 июльдә 10.30 сәгатьтә Әлмәт районының Габдрахман авылындагы буада водолазлар 60 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Ул ярдан 15 метр ераклыкта урнашкан. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Мәрхүмне хокук сакчыларына тапшырганнар. Урын коену өчен җиһазландырылмаган булган. Шулай ук ир-атның исерек хәлдә булуы да ихтимал.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса