"Татнефть" яшьләре туристик слетта катнашты
Ике көн «Татнефть» яшьләре актив кына түгел, файдалы да вакыт үткәрде.
«Экотурфестиваль»дә булганнар спорт туризмын ярата.
Беренче көнне туристлар Мәллә чишмәсен чүп — чардан чистарттылар, ә икенче көнне Актүбә бистәсендә 150 усак үсентесе утырттылар. Шулай ук ат турында, тренингларда, мастер-классларда катнаштылар һәм үз проектларын халык алдында якладылар. ТГРУ командасының «Компаниядә биогазларны куллану» проекты иң яхшысы булды.
"Туристик слет — ул яшь һәм өлкән буынны да берләштерә. Биредә сез чыныгасыз, бер — берегез белән танышасыз, ә "Татнефть" уртак бурычларны хәл итүче фикердәшләр компаниясенә әверелә", - дип ассызыклады фестиваль кунагы һәм "Татнефть" профсоюзы рәисе Гомәр Яруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа