Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Бүген Әлмәттә янгын вакытында подъезддан төтен суырту өчен төтен суыргыч кулланылган

10 апрельдә 6.03 сәгатьтә Әлмәттәге Чехов урамы, 40 нчы йорт  адресы буенча янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Күп фатирлы йортта көчле төтен була. Килгән янгын сүндерүчеләр 2 кешегә коткару битлеге кидерәләр, куркынычсыз урынга чыгаралар.

Янгын чыганагының учагы подвалда табылган, анда чүп-чар януы ачыкланган.

6 кв. метр мәйдандагы янгын локальләштерелгән.

6.39 сәгатьтә ачык яну бетерелгән.

Зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса