Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт балалар хастаханәсендә янгын чыкты

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче оешма администрациясе 44 баланы, 12 ата-ананы һәм 45 персоналны бинадан чыгарган. Алар барысы да Әлмәт үзәк район хастаханәсенең күрше бинасына урнаштырылган.

Әлмәт балалар хастаханәсендә янгын чыкты. ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген 14.43 сәгатьтә Төзүчеләр урамындагы балалар шәһәр хастаханәсендә янгын турында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр урында подвал янындагы бина фасадында җылыткыч януын ачыклаган.

14.54 сәгатьтә ачык янгын бетерелгән. Аны нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса