Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында янгын сүндерүчеләр янган йортта ир-ат мәетен тапканнар

Янгынның сәбәбе - тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү.

Янгын 16 мартта булган.


20.05 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Әлмәт районының Урсалабаш авылында Әхмәдуллин урамы буенча шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр килә.


Беренче янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җитүгә торак йортның түбәсе һәм эче януы ачыкланган. Тәрәзә уемнары һәм түшәм өлешчә җимерелгән. Көчле төтен була. Ярдәм сораучылар булмаган. Күрше сарайларга һәм 5 метр ераклыкта урнашкан мунчага ут кабу куркынычы булган.


Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы алган, алар йортта кеше булырга мөмкинлеген әйткәннәр һәм янгын сүндерүчеләр килгәнче, өйгә керергә тырышканнар, ләкин температура югары булу һәм төтен булу сәбәпле, йортка үтеп керә алмаганнар.


21:03 сәгатьтә 1952 елда туган ир-атның гәүдәсе табыла, 21:23 сәгатьтә янгын сүндерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса