Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янгын чыккан

Янгынның сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

9 март көнне Әлмәттә Чернышевский урамында 45 нче йортта төнлә янгын булган.

Биш катлы йортның дүртенче катында бер фатирда әйберләр һәм җиһазлар янган. Биредә яшәүчеләр коткаручыларга янган фатирда кеше калган булырга мөмкин, дип хәбәр итә.

Коткаручылар ишекне ачарга тырышса да, ул эчтән бикле булып чыга. Аны гидравлик корал белән ачарга туры килә. Фатир эчендә янгын сүндерүчеләр 1967 елда туган фатир хуҗасын аңсыз хәлдә табып алалар. Аңа кислород битлеге кидереп, беренче ярдәм күрсәтәләр һәм ашыгыч ярдәм медикларына тапшыралар.

Зыян күрүчене Әлмәт район үзәк хастаханәсенә агулану билгеләре белән озаталар. Янгынның мәйданы 2 кв. метрны тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса