Әлмәт районында коткаручылар коега төшкән ир-атның гәүдәсен чыгарган
Фаҗига Рус Акташы авылында булган.
4 мартта ир-атның коега төшүе турында 112 номерына хәбәр килгән.
Коены боздан чистарган вакытта ир-ат таеп егылып, 1 метр диаметрлы һәм 4,5 метр тирәнлектәге эчә торган су коесына егылып төшә. Суның тирәнлеге 2 метр була.
Кызганычка каршы, ир-ат мөстәкыйль рәвештә чыга алмый.
Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар баскыч һәм альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә ир-атның гәүдәсен чыгарып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа