Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә чыккан янгында хатын-кыз коткарылган

Ялкынның дүрт катлы административ бинаның өченче катында мебель һәм техниканы ялмап алганлыгы ачыкланган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, кичә 18.40 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Җәлил урамы, 11нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр төтен белән тулган бүлмәдән махсус битлек ярдәмендә 61 яшьлек хатын-кызны урамга алып чыккан.

Янгынның гомуми мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.

 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса