Кышын янгын чыгу ихтималы арта
Cак булыгыз!
Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк булуын һәркем беләдер, әмма, кызганычка каршы, күпләр гади генә кагыйдәләрне дә үтәми.
Статистика буенча, кышын янгыннар барыннан да бигрәк торак секторда чыга.
2020 елда Әлмәт муниципаль районы территориясендә 440 янгын чыгу очрагы теркәлде (2019 елда – 450 очрак). Янгыннар нәтиҗәсендә 11 кеше, шул исәптән 1 бала һәлак булды (2019 елда – 8 кеше), 15 кеше тән җәрәхәтләре алды (2019 елда – 12 кеше).
Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып электр җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, кыска ялганыш, ут белән саксыз эш итү (шул исәптән тәмәке тартканда), җылыту приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, мичләрнең артык нык кыздырылуы тора.
2021 ел башыннан гына да район территориясендә 15 янгын чыкты. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Торак йортта янгыннар еш кына саксызлык аркасында чыга. Электр челтәреннән өзелмәгән розеткаларга йөкләнеш арту, төзек булмаган электр приборлары, сүндерелмичә калган тәмәке яки шәм – болар барысы янгынга китерергә мөмкин.
Үлемгә китергән янгыннарның 50 проценты нәкъ менә кешеләр йоклаган вакытка туры килә. Андый чакта кеше төтен исен сизмәскә мөмкин. Йортта батарейкадан эшләүче автоном хәбәр салгыч җайланмалар урнаштыру янып китү очракларын үзвакытында ачыклап, кешеләрнең үлемен һәм матди зыянны булдырмый калырга ярдәм итә. Аларны алгы бүлмәләрдә, кухняда, шулай ук башка бүлмәләрдә дә урнаштырырга ярый. Төтен булганда алар җитәрлек дәрәҗәдә каты тавыш чыгарып, хәтта йоклаучыларны да уята ала.
2016 елдан башлап Татарстанда автоном янгын хәбәр салгычлары эшләү нәтиҗәсендә 116 кешенең (шул исәптән 49 баланың) гомере саклап калынды.
Янгын башлану билгеләре булып кызган әйбер исе һәм башта чак кына сизелә торган, ә аннан соң күзләргә керә торган куерак төтен барлыкка килү, электр лампаларының кызулыгы кимү тора (бу да кайвакыт электрүткәргечләрнең изоляциясе кабынып китү ихтималын күрсәтүче билге булырга мөмкин).
Янгынның торак йорт буйлап таралуына еш кына вентиляция каналлары, ачык тәрәзәләр һәм ишекләр, атап әйткәндә алар аша кислород агымын арттыра торган саф һава керүе булышлык итә. Менә ни өчен янгын чыккан бинада тәрәзәләрне ватарга һәм ишекләрне ачык калдырырга киңәш ителми.
Янгын чыкканда 01 гә, кәрәзле телефоннан 101 гә, я булмаса 112 телефоны аша ашыгыч ярдәм службасына шалтыратыгыз.
Исегездә тотыгыз: янгын китергән зыян өйне ремонтлауга тотылган бернинди чыгым белән дә чагыштырырлык булмый.
Равил Хөсәенов, ӘМР буенча ОНД һәм ПР начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы
Һава температурасы түбән булган чорда барлык гражданнарга уяулыкларын тагын да арттырырга, шулай ук түбәндәге гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:
кечкенә балаларны өйдә караучысыз, берүзләрен калдырмагыз;
балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләгез;
шырпы, зажигалка, шәм кебек әйберләрне бала күзеннән ераграк яшерегез;
балаларга мичләр, газ плитәләрен, көнкүреш электр приборларын кабызырга рөхсәт итмәгез;
янгынның нинди нәтиҗәләргә китерүе, теләсә нинди штаттан тыш хәл килеп чыккан очракта эвакуация юллары турында сөйләгез. Һәм, әлбәттә инде, ашыгыч хезмәтләр телефон номерларын өйрәтеп куегыз;
үзегез ясаган һәм төзек булмаган җылыту приборларын эксплуатацияләүгә юл куймагыз;
электрүткәргечкә артык йөкләнеш тудырмагыз;
өйдә тәмәке тартмагыз;
җылыту мичләрен караучысыз калдырмагыз, шулай ук мичне өч сәгатьтән артык (һава температурасын исәпкә алып) якмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа