Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Башкортстанда картлар йорты янган: һәлак булучылар бар

Башкортстанда урнашкан картлар йортында янгын вакытында 11 кеше үлгән.

Янгын бүген иртәнге өчләр тирәсендә Ишбулды авылында була. Янгын сүндерүчеләр килгәндә агач бинаның чормасын тулысынча ут чолган алган инде. 

Бу турыда төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Янгынны иртәнге алтылар тирәсендә сүндереп бетерәләр. Дүрт кеше чыгып котыла алган, унбер кеше һәлак булган. Җинаять эше ачылган. Урында тикшерүчеләр һәм полиция эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса