Әлмәт районында узган ял көннәрендә янгын чыккан
Фаҗигаләр

Әлмәт районында узган ял көннәрендә янгын чыккан

29 август көнне Түбән Мактамада 15 кв.м. мәйданда мунча янган.

23 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге җиткергәнчә, диспетчерлык бүлегенә кичке 5 ләр тирәсендә янгын турында хәбәр керә. 4 минут эчендә янгын сүндерүчеләр урынга килеп җитә.
Янәшәдәге корылмаларга ут күчү куркынычы күзәтелми.
Янгынның сәбәбе - мичнең һәм төтен чыга торган юлның дөрес һәм төзек булмавы.