Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Яр Чаллыда ярамаган урында 17 яшьлек егет батып үлгән

14 июльдә 15.18 сәгатьтә батып үлү турында хәбәр килде.

Яр Чаллыда Кама елгасы, яңа шәһәр яр буе районындагы элеккеге "Маяк" көймә станциясе янында 17 яшьлек егет иптәше белән су коенганда, бергә чумалар ,әмма ул егет судан чыкмый.

Фаҗига урынына коткаручылар һәм ГИМС инспекторлары, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре чакырылганнар. Водолазлар 1,5-3 метр тирәнлектәге акватория төбенең 3900 кв. метрын тикшергән.

15 июль көнне 00.46 сәгатьтә һәлак булган 2002 елда туган кешенең мәетен туганнары табуы турында хәбәр килә. Коену урыны яраклаштырылмаган. "Коену тыела" дигән аншлаг урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса