Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

10 кеше берьюлы батып үлгән

Машинада, җиде баладан тыш, дүрт бәрән дә булган.

Тываның Шуй елгасында коточкыч фаҗига — "УАЗ" автомобиле әйләнеп, ун кеше суга батып үлгән. Башта микроавтобуска 14 кеше утыра һәм алар үзләре белән дүрт бәрән дә алган була.

Елгага кергәндә пассажирларның икесен водитель төшереп калдыра. Машина бата башлагач, тагын ике өлкән кеше йөзеп чыга. Билгеле булуынча, батып үлгән һәм өйләнергә җыенып йөргән егет туйга бәрәннәр алып кайткан була.

Тыва башлыгы Шолбан Кара-оол социаль челтәрләрдәге битендә Шуй елгасындагы фаҗиганең республика өчен зур кайгы булуын билгели.

“Водительнең бары тик 10 чакрым ераклыкта, агымның өске ягында урнашкан күпергә барып җитмәве бик кызганыч. Тик хәзер бу хакта сөйләргә соң инде”, — дип ассызыклый ул.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса