Әлмәт таңнары

Алты баласын, хатынын, анасын үтерүче ирнең студент кызны да үтергән булуы мөмкин

Мария Гликинаны үтерүченең фотороботы белән Олег Беловныкы бик нык охшаган, дип саныйлар.

Кызны 2014 елның ноябрендә үтергәннәр. Аның гәүдәсен бер ташландык йортта табып алалар. Үтерүченең фотороботы камералардан карап төзелгән була.

Исегезгә төшерәбез: Түбән Новгородта яшәүче гаиләдә алты бала тәрбияләнгән. 25 июльдән бирле алар мәктәпкәчә учреждениегә йөрмәгәннәр. Тәрбиячеләр бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр иткән.

Полицейскийларга ишек ачучы булмаган. Күршеләре моннан алдагы көнне генә әти кешене күрүләрен, аның билгесез юнәлештә китеп баруын әйткәннәр. Тәрәзә аша фатирга үтеп кергән полиция хезмәткәрләре коточкыч хәлгә тап була: фатирда алты баланы үтереп тураклаганнар.

Фаразланган үтерүче 51 яшьлек Олег Белов анасын да чабып үтергән. Владимир өлкәсендәге Гороховец шәһәрендә полиция чокырдан хатынның мәетен табып ала. Аның кемлеген күршеләр ачыкларга булышкан.

Тикшерү версиясе буенча, Белов балалары белән хатынын үтергәч, анасына качып китә. Аны да үтереп, тураклый һәм йорт янына күмә.

Шунысы да билгеле булган, үтергән вакытта аның хатыны йөкле булган.

Реклама

Җинаятьче ирне кичә махсус эзләү операциясе барышында Владимир өлкәсенең Ковров шәһәрендә тоткарлыйлар. Тоткарлаган вакытта ул хокук сакчыларына каршылык күрсәтә һәм яралану нәтиҗәсендә шифаханәгә китерелә. Аңа бүген төнлә операция ясыйлар. Хәзерге вакытта реанимациядә ята. Хәле тотрыклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: