Әлмәт таңнары

Вертолет каты төшеп утырган: үлүче һәм зыян күрүчеләр бар

Әлеге хәл Камчаткада булган. Газ компаниясенең 22 кешедән торган кизү сменасын илтүче вертолет каты итеп төшеп утырган.

Ми-8 вертолетының каты төшеп утыруы аркасында бер кешенең гомере өзелгән, тагын алты пассажирның сәламәтлегенә зыян килгән, диелә. Гадәттән тыш хәл Соболево район үзәгеннән 77 чакрым ераклыкта, чәршәмбе - җирле вакыт белән көндезге сәгатьләрдә булган.

 

Тикшерү бара, җинаять эше кузгатылган, дип яза Интертат.ру

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: