Әлмәт таңнары

Төнлә кибетчегә пычак белән һөҗүм иткәннәр

Төнлә эшләүче автокомпонентлар һәм башка товарлар сата торган бер кибеткә төнге сәгать бердә берәү ишек шакый һәм батарейкаларны алыштырырга кирәк иде, кертегез әле дип үтенә.

Берни уйламаган сатучы ханым аңа ишек ача. Шулчак билгесез ир сатучыга пычак белән ташлана һәм 32 тән җәрәхәте ясый. Кассадан акчаларны, ике кәрәзле телефон алып чыгып кача. Шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре чакыруы буенча урынга килеп җиткән полицейскийлар ашыгыч ярдәм чакырта.

Яр Чаллыда яшәүче 39 яшьлек ханым исән кала, әмма хәле бик авыр. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 - 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 - 23:20
    Государственные языки
Ночной режим