Әлмәт таңнары

Тимер юлга сикергән яшүсмерләр селфи ясамакчы булган

27 август көнне кич белән 14 яшьлек кыз һәм 16 яшьлек үсмер малай автомобильләрдән йөри торган күпердән тимер юлга килеп төшәләр. Җитмәсә төшкәндә югары көчәнешле үткәргеч чыбыкларга тиеп тәннәре нык пешә.

Килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасы авыр хәлдәге балаларны реанимациягә алып китә. Кызның тәне 65 процент пешкән, аяклары сынган. Малайның мие селкенгән һәм эченә зыян килгән.

Реклама

Бу хәл Казанның Дербышки - Восстание Пассажирская перегонында була.

Баксаң, яшьләр үзләрен үзенчәлекле ракурстан селфига төшермәкче булганнар. Хәзер тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: