Әлмәт таңнары

Татарстанда юлда ике чит ил машинасы бәрелешү аркасында бер кеше вафат булды

Авария бүген республиканың Алексеевск районында иртәнге җидедә булды.

Татарстанда трассада ике чит ил машинасы «маңгайга-маңгай» бәрелешкән. Авариядә өлкән яшьтәге ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Авария бүген республиканың Алексеевск районында иртәнге җидедә булды. Биредә «Дэу Матиз» һәм «КИА» бәрелешкән.

«Ике автомобиль дә металл өеменә әверелде. Урынга оператив рәвештә медиклар һәм янгын сүндерүчеләр килде. «Дэу Матиз» йөртүчесе вафат булды», - дип сөйләде фаҗига шаһитлары.

очевидцы

скриншот видео

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: