Әлмәт таңнары

Тагын ике егет үлгән

Кичә, 31 июльдә "Әзи - Чирмешән - Шентала" - Сөлчәбаш авылы юлында коточкыч авария теркәлгән.

Реклама

"Eurotex" мотоциклы белән "ГАЗ-2705" автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә 1999 елгы ике үсмер урында ук һәлак булган. Егетләрнең берсе мотоцикл артына таныклыгы булмаган килеш утырган. Ә менә каршысына килгән "ГАЗ-2705" машинасын йөртүче 1962 елгы ир-ат исерек хәлдә булган. Мотоцикл сулга борылган чакта машина белән бәрелешкән дигән фараз бар. Үсмерләрнең икесе дә мотоциклга шлемсыз утырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: