Әлмәт таңнары

Сөяркәсенең 8 яшьлек кызын суйган хатынны иреккә чыгарганнар

Хатын төрмәдә 12 елының сигез елын утырган. Баланың үз әнисе аны алдан шартлы рәвештә иреккә чыгару белән риза түгел.

Реклама

Бу хәл 2006 елда ук булган иде. 2 нче сыйныф укучысы югалу турындагы белдерү ярты ел байтак төбәктә эленеп тора. Кызны кайдан гына эзләмиләр. Хокук сакчыларының шиге үги анага төшә. Алар кәрәзле телефонны тикшергәннән соң хатынның бу көнне Зәй районында булганлыгын ачыклыйлар. Әмма элек үги ана Зәйдә булмадым дип әйткән була. Сорау алу вакытында хатынга баланы үтерүен танудан гайре чара калмый. Гомере өзеләсе көнне кыз Чаллыда әтисе янына килгән була, ләкин ул өйдә булмый. Бала әтисенең өйдәш хатыныннан аны Зәйгә әнисе янына кайтаруын сорый. Юлда барганда үги ана кызның муенына пычак белән кадый, аннан бугазын кисә һәм баланы урманда үләргә калдыра. Судта гаепләнүче гаебен танудан баш тарткан була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: