Әлмәт таңнары

Сәер үлем. Фатирда яшәүче үзе дә аптырашта

Бер ир Казанда кеше фатирында яши торган була.

Кичә фатирга кайтып кергәч, ул фатир хуҗасы булган хатын-кызның үле гәүдәсенә тап була. Күрәсең, ханым квартирант өйдә юк чакта үз ачкычы белән фатирны ачып кергәндер. Әмма аннан соң ни булганы билгесез.

Хәзерге вакытта хатынның үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклау өстендә эшлиләр. Полиция хезмәткәрләре җинаять булган урында төне буе эшләгән. Хәтта кинолог белән эт тә җәлеп ителгән. Сәбәпләр бәлки соңрак билгеле булыр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: