Әлмәт таңнары

Никахтан кайтып килгән егетнең авариядә башы өзелгән

26 яшьлек егетне бүген җирлиләр.

Фаҗига 20 декабрь көнне Башкортстанның Кушнаренко районында була. Юлда Татарстаннан килгән МАЗ машинасы Lexus белән бәрелешә. Егет никахтан кайтып барган, озакламый ул туй уздырырга җыенган булган. Юл һәлакәтендә аның башы өзелгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре белдергәнчә, егет алдагы машинаны узарга каршы юлга чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Lexus машинасындагы 56 яшьлек пассажир ханым хастаханәгә озатылган. Егетне Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында җирләячәкләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 - 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 - 23:20
    Государственные языки
Ночной режим