Әлмәттә бер ир-атның аягы мотоблок астына кергән
Коткаручылар зыян күрүчегә "ашыгыч ярдәм" бригадасы белән берлектә беренчел ярдәм күрсәтте.
Иске Суркино авылында яшәүче 42 яшьлек ир-атның аягы мотоблокка кысыла. Урынга коткаручылар килгәнче, күршесе культиватор лезвиеләреннән аның аягын азат итә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм табиблар ир-атка беренчел ярдәм күрсәтә һәм хастаханәгә алып китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа