Әлмәт таңнары

Әлмәттә җәяүленең гомере өзелде

30 октябрьдә кичке 6 лар тирәсендә Объездной трактта Лада 2114 машинасы Базовая урамына таба хәрәкәт иткәндә тизлекне дөрес сакламау нәтиҗәсендә һәм "Камаз"ны узган вакытта каршы полосада җәяүлене бәрдерә.

Аның исә киемендә утны кайтаручы элементлар булмый, шул рәвешле җәяүле РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 пунктын үтәмәгән булып чыга. 40-45 яшьләр тирәсендәге ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән урында ук вафат була.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: