Әлмәт таңнары

Әлмәттә эш урынында фаҗига

Әлмәттә 54 яшьлек столяр эш урынында һәлак була.

Ул «Арслан» ҖЧҖнең столярлык цехында станокта эшли торган була. Кичә иртән кулдашы белән үзагач эшкәрткән вакытта агач заготовка станокта икегә ярыла һәм очып киткән агач кисәге эшченең күкрәгенә эләгә. Йөрәгенә эләккән үзагач кисәге эшченең үлеменә китерә. Столярның үлү факты буенча тикшерү бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: