Әлмәт таңнары

Әлмәттә 56 яшьлек эшчене ток суккан

«Әлмәт җылылык челтәре» АҖдә электромонтер булып эшләүче 56 яшьлек ирне 1 августта ток суга.

Аның гәүдәсен Полевая урамындагы котельный яныннан табалар. Фаразлар буенча, ир трансформатор подстанциясендә бүлгеч щитны ремонтлый торган булган. Әлегә билгесез сәбәп аркасында аны ток суга һәм ул шунда ук үлә. Шунысы билгеле, фаҗига булыр алдыннан гына ир тиешле инструктажны үткән, допуск алган, аның индивидуаль саклану чаралары булган. Полиция тикшерү үткәрә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки