Әлмәт таңнары

Әлмәттә 26 яшьлек егетне үтерделәр

Шәһәр прокуратурасы үтерү буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүне контрольгә алды.

Шәһәрнең Чапаев урамындагы 3 нче йорты янында 26 яшьлек ир гәүдәсенә тап булалар. Урынга килеп җиткән полицейскийлар егетнең эченә дүрт тапкыр пычак белән кадаудан үлгән булуын ачыклый. Хокук сакчылары шунда ук аны үтерүдә шикле егетне кулга алалар. Ул 24 яшьлек әлмәтле булып чыга. Хәзер ул сак астында. Тикшерү бара.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: