Әлмәт таңнары

Әлмәтле 77 яшьлек әнисен кыйнаган

Әлмәт районы Ямаши авылында яшәүче 77 яшьлек ананы кичә кич баш сөяге-ми травмасы белән хастаханәгә алып китәләр.

Баксаң, бу көнне ана белән беркайда эшләми торган 46 яшьлек исерек улы арасында низаг чыккан булган. Алар сугышып киткәннәр. Нәтиҗәдә улы әнисен кыйнаган.

Аңа карата сәламәтлеккә белә торып зыян китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: