Әлмәт таңнары

Кызын мәсхәрәләгәннәрен әнисе телефоннан ишетеп торган

14 яшьлек кызның күршесенә кунакка баруы фаҗигале тәмамланган.

Кыз өйдәгеләргә дус кызына барам дип әйткән. Бу хәл Казанда була. Кызына шалтыраткач әнисе аның ярдәм сорап кычкырганын, кызын көчләүче ир-тавышларын ишеткән. Ана телефоннан алардан кызына кагылмауларын ялвара, тик егетләр аның үтенеченә көләләр һәм телефонны көчле тавышка куялар. Кыз өенә икенче көнне генә кайта. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган. Зыян күргән кызны күршеләренә кунакка иптәш кызы чакырган, көчләүче егетләр дүртәү булган дигән хәбәр дә бар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: