Реклама
54 яшьлек ир-ат кунагын әнә шулай "кунак иткән". Бу хәл кичә була.
Полиция Азнакай районының Кәкре Елга авылында яшәүче 49 яшьлек ир-атның үлүе турында хәбәр ала. Алар килгәч күкрәк читлеге пычак белән яраланган ир-атка тап булалар. Хуҗа бергә спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда бәхәс чыгуын һәм үзенең аңа пычак белән кадавын сөйли. Кунак алган яралардан үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа