Әлмәт таңнары

Күрше районда кораллы һөҗүм булган

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы һөҗүм маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү бара. Бөгелмәгә якын урнашкан «Ивушка» бакчачылык җәмгыятендә 10 август төнендә кораллы һөҗүм була. Мылтык, обрез, пычак белән коралланган өч адәм бакча участогына кереп, 55 яшьлек хуҗаны кыйныйлар, аны һәм хатынын бәйләп, көмешсу төстәге «Лада Гранта» автомобилен алып чыгып китәләр. Шулай ук полициягә хәбәр итә алмасыннар өчен аларның кәрәзле телефоннарын да тартып алалар. Хуҗаларга килгән зыян 253 мең сум тәшкил итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки