Әлмәт таңнары

Күрше районда гаилә фаҗигасе

Узган ялларда Лениногорск районында башка сыймаслык хәл була.

Ир белән хатын 17 се көнне бергә эчеп утыралар. Алар арасында ызгыш чыга. Ир өч баласы күз алдында хатынына пычак белән кадый. Аннары үзе 4 нче кат тәрәзәсеннән сикерә. 31 яшьлек Эльмира А. күкрәк читлегенә кадалган пычак җәрәхәте белән хастаханәгә озатыла. Ире - 30 яшьлек Родион А. шулай ук хастаханәдә. Аның уң кулы һәм аягы сынган. Өч сабый хәзер әбиләрендә яши. Эльмира А. үзе декрет ялында, ире төзелеш оешмасында эшли. Тикшерү бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: