Әлмәт таңнары

Каталкадан егылып төшеп үлгән

58 яшьлек авыруны хастаханәгә алып барганда шәхси ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре медицина каталкасын тотып кала алмый.

Ул әйләнеп каплана һәм авыру йөзтүбән капланып, башы белән җиргә бәрелә.

Баш миенә зыян килгән ир берничә көннән хастаханәдә үлә.

Бу хәл Мәскәүдә була. Ирен саклык белән генә хастаханәгә алып барып җиткерсеннәр өчен ханым шәхси ашыгыч ярдәм чакырткан була. Кызганычка каршы, бар да бөтенләй киресенчә булып чыга. Ашыгыч ярдәм табиблары моны бәхетсезлек очрагы дип саный, каталканың төзек булмавына сылтый. Ә ханым медикларны үз эшләренә салкын карауда һәм каталка тәгәрмәчләрен тиешенчә ныгытмауда гаепли.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: