Әлмәт таңнары

Кансызлык! Билгесез адәм актыклары бер егетнең кул-аягын чапкан

Башкала полицейскийлары 23 яшьлек МЧС хезмәткәренә һөҗүм иткән алты адәм актыгын эзли.

Егет иптәшләре белән Воронеждан Мәскәүгә дустының присягасына килгән була. Якшәмбе көнне төн урталарында бер төркем егетләргә калын пычак һәм балта белән коралланган бандитлар ташлана һәм аларны кыйный башлый. Дүрт егет кайсы кая качып өлгерә, ә Евгений Никулин әле яңа гына аягына операция кичерүе сәбәпле качып котыла алмый. Җинаятьчеләр киң пычак белән аның башын чабып өзмәкче була, әмма ул кулын күтәреп өлгерә һәм аның кул чугын кисеп төшерәләр. Котырган адәмнәр компаниясе моның белән генә дә тынычланмый - алар егетнең аягын да чабалар. Канга батып яткан хәлдә егетне үләргә калдырып китәләр.

Реклама

Егетнең иптәше сөйләвенә караганда, алар такта белән коралланып, кабат фаҗига булган урынга кайталар. Әмма анда Евгенийны гына табалар. Хирурглар егетнең аягын ялгый ала, әмма кулын икенче көнне иртән эшкә баручы бер кеше генә табып ала.

Кансыз җинаятьчеләрнең ни өчен Мәскәүгә бер тәүлек элек кенә килгән компаниягә ташлану сәбәбе билгесез. Тик шунысы мәгълүм, алар бер сәгать элек кенә бер дусларын кыйнаган кешеләрдән үч алырга дип әлеге ишегалдына килеп чыккан һәм ялгышып башкаларга ташланган дигән фараз бар. Хәзер оперативниклар һөҗүм итүчеләрне эзли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: