Әлмәт таңнары

Әлмәттә «КАМАЗ» велосипедчыны бәрдергән

«Камаз» шоферы светофорның кызыл утын тизлек белән үтәргә карар итә һәм велосипедчы өстенә килә.

Әлмәттә "КАМАЗ" велосипедчы хатын-кызны бәрдергән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Бүген иртәнге сәгать 10да Әлмәттә Совет урамында велосипедчы хатын-кыз зур йөк машинасы тәгәрмәчләре астында калды.

Реклама

Башлангыч версия буенча, 60 яшьлек «Камаз» шоферы светофорның кызыл утына тизлек белән чабып, 47 яшьлек  велосипедтагы хатын-кызны бәрдерә.

Һәлакәт булган урыннан аны хастаханәгә китергәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: