Әлмәт таңнары

Иренә үч итеп ике сабыен үтергән

Гөнаһсыз сабыйлар ата-ананың ялгышлары өчен җавап бирергә тиеш түгел.

Реклама

Тик Новосибирск төбәгендә яшәүче урта яшьләр тирәсендәге ана башка төрле уйлый икән. Кайгы белмичә, күп еллар бәхетле яшәп яткан гаиләдә дә тынычлык бозылган. Күзләрен мәхәббәт томалаган хатын-кыз иренең хыянәт итүен белеп алган һәм алар арасында ызгыш килеп чыккан. Бераздан ир әйберләрен җыеп йорттан киткән.
Ярсыган хатын ике сабые белән ялгызы калган. Бер мизгелдә саташкан ана балаларын буа башлаган. Кызганычка каршы, аларның гомере урында ук өзелгән.
Хәзерге вакытта ул тоткарланган һәм аңа карата "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: