Әлмәт таңнары

Ике үсмер күпердән тимер юлга сикергән

Хәзерге вакытта аянычлы хәлнең сәбәпләрен ачыклау бара.

27 август көнне кич белән 14 яшьлек кыз һәм 16 яшьлек үсмер малай автомобильләрдән йөри торган күпердән тимер юлга килеп төшәләр. Җитмәсә төшкәндә югары көчәнешле үткәргеч чыбыкларга тиеп тәннәре нык пешә.

Реклама

Килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасы авыр хәлдәге балаларны реанимациягә алып китә. Кызның тәне 65 процент пешкән, аяклары сынган. Малайның мие селкенгән һәм эченә зыян килгән.

Бу хәл Казанның Дербышки - Восстание Пассажирская перегонында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: