Әлмәт таңнары

Булмас димә: “НЛО” тәлинкәсе аркасында ир гомере өзелгән

60 яшьлек ирнең үлемендә билгесез оча торган объект гаепле булырга мөмкин.

Удмуртиядә көчле юл һәлакәте була: Ижау-Сарапул юлында җиңел "АЗ" машинасы каршы як полосага чыга һәм "ЗИЛ" га килеп бәрелә. Шофер шунда ук җан бирә. Аның янәшәсендәге 22 яшьлек пассажир төрле имгәнүләр ала. Соңыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре видеорегистраторны карагач, авария вакытында күктә ниндидер якты тәлинкә очуын абайлап алалар. Шул объектка карап, шофер каршы як полосага чыккан булырга мөмкин. Хәзер тикшерү бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: