Әлмәт таңнары

Бер кап чәй өчен... кеше үтергән

Кырмыскалы районының Колыш авылында бер кешенең мәете табылган. Үтерүдә шушында яшәүче 39 яшьлек ир гаепләнә.


Ачыклануынча, 20 августка каршы төндә өч ир-егет бик каты сыйланып утыра. Аннары йорт хуҗасы бер кап чәенең югалуын белеп кала һәм, кунакларыннан шикләнеп, тавыш чыгара. Аларның берсе шунда ук чыгып тая, ә икенчесендә теге чәй кабы табыла. Ярсыган хуҗа аңа йодрыклары белән ташланып, буып үтерә.

Әйткәндәй, ул элек тә хөкем ителгән булган.

http://kiziltan.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим