Әлмәт таңнары

Балалар бакчасында 6 яшьлек балага агач ауган

Барысы да баласын алырга килгән бер әтинең күз алдында булган.

Әлеге вакыйга 22 июнь көнне килеп чыга. Түбән Кама районының Большое Афанасово авылы балалар бакчасында агач ауганда ул тирәдә 6 яшьлек малай белән кызчык уйнап утырган була. Аларны тиз арада шифаханәгә озаталар. Анда кызчыкның сау-сәламәт булуы, ә малайның башына каты зыян килгәнлеге ачыклана. Табиблар сүзенә караганда, аның сәламәтлеге кайтачак, әмма 2 атна дәвамында ул биредә күзәтү астында торачак, дәваланачак. Соңыннан да аны участок педиатры һәм невролог өенә барып, даими тикшерәчәк.

Реклама

Балалар бакчасы мөдире әлеге хәл уңаеннан комментарий бирүдән баш тарткан. Хәзер әлеге вакыйганы тикшерү бара, гаеплеләр җәзага тартылачак, дип хәбәр итә Түбән Кама мәгариф идарәсе белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: