Әлмәт таңнары

Автобус һәлакәткә юлыккан: үлүчеләр бар

Юл-транспорт һәлакәте төнлә М4 "Дон" трассасының 220 нче чакрымында, Узловая шәһәреннән ерак түгел урында булган.

Мәскәү-Ереван маршруты буенча хәрәкәт итүче Hyundai рейс автобусы ауган. Гадәттән тыш хәл аркасында 7 кешенең гомере өзелгән, 30лап пассажирның сәламәтлегенә зыян килгән. Автобуста балалар булмаган.

Реклама


Автобус йөртүчесе тән җәрәхәте алмаса да, шок хәлендә икән, шуңа да һәлакәтнең ни сәбәпле килеп чыгуын ул хокук сакчыларына аңлатып та бирә алмаган. Тикшерү эше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: