Әлмәт таңнары

Абхазиядә Россия туристлары үлгән

Һәлакәткә юлыккан җиңел моторлы самолетта өч кеше, шул исәптән кыз бала да булган.

Абхазиядә җиңел моторлы самолет һәлакәткә юлыгу сәбәпле Россия туристлары үлгән. Гадәттән тыш хәл кичә кич Абхазиянең Пицунда курорт шәһәре тирәсендә килеп чыккан. Самолетта булган өч кеше дә һәлак булган, дип хәбәр итә "Россияйская газета".

Борттагы өч кеше дә - Россия кешеләре.Очучы Александр Семенов - Самарадан, пассажирлар 30 яшьлек Андрей Уколов һәм 6 яшьлек Екатерина Дарныкина Мәскәүдән, диелә.

Самолет Россиянең "Седьмое небо" аэроклубыныкы булган.

http://tatar-inform.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки