Әлмәттә яшәүче хатын-кыз су сибү шлангы белән мунчадагы янгынны сүндергән
Белгечләр янгын чыгуның башлангыч сәбәбен атадылар.
Әлмәтнең Төхвәтуллин урамындагы шәхси участокка ашыгыч ярдәм хезмәтләре җыелды. Мунча янган. Килгән янгын сүндерүчеләрне хуҗа хатын каршы алды. Ул янгынны вакытында күреп алуын һәм мөстәкыйль рәвештә ялкынны сүндерә алуын аңлатты. Моның өчен ул су сибү шлангын кулланган. Нәтиҗәдә ут ике «квадрат» мәйдандагы түшәмне зарарлаган. Моның сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, дип хәбәр иттеләр Россиянең Татарстан буенча Баш идарәсенең Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегендә.
Фото: Россиянең Татарстан буенча баш идарәсенең Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа