Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Бөгелмә мәктәбеннән 150 кеше эвакуацияләнгән

Шуларның 98е балалар.

Бүген иртәнге сәгать 07.40 сәгатьтә Бөгелмә шәһәренең 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Чайковский урамы, 2нче йортта янгын сигнализациясе датчигы эшләве турында хәбәр килә. 

Янгын сүндерүчеләр килгәч, ашханә бинасында электр щиты янганлыгы ачыкланган.

Хезмәткәрләре янгын, ут сүндерү чаралары кулланып, 2 кв. метр мәйданда янгынны сүндергәннәр.
Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.  Беренче янгын сүндерү подразделениеләре килгәнче, бинадан 150 кеше эвакуацияләнә, шуларның 98е - балалар.

Янгынны сүндерүдә 46 кеше һәм 14 берәмлек техника катнаша, шул исәптән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 28 кеше һәм 7 берәмлек техника.

Янгынның сәбәпләре ачыклана дип хәбәр итә "Бугульминская газета".

Әлмәт районы да чүп-чар яну очракларда булган районнарның кара исемлегендә.

Әлмәт районы янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр иткәнчә агымдагы ел башыннан 106 янгын очрагы теркәлгән. Шуларның 67се язгы чорга туры килә. 51 очрак шәһәр һәм район территорияләрендә коры үлән һәм чүп-чар яндыру белән, ә калган 16сы биналар һәм корылмалар яну белән бәйле.

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу санның 34 очракка күбрәк икәнлеген күрергә була. Мондый аяныч статистика быел язның иртә һәм коры килүе белән дә бәйле булырга мөмкин. Авыл җирлекләрендә дә янгыннар шактый теркәлергә өлгергән булып чыкты. Рус Акташында һәм Аппак җирлегендә өчәр янгын чыккан булса, Кузайда һәм Колшәриптә икешәр янгын булган. Ямаш, Клементейкино, Елховой, Габдрахман, Кәләй, Новоникольск, Сөләй, Тайсуган, Югары Мактама, Васильевка, Новотроицк авыл җирлекләрен дә янгыннар читләтеп узмаган. Биш гектар мәйдандагы көтүлек һәм пай җирләре дә янган хәттә. Иң күләмле янгыннарның берсе 13 апрель көнне Техснаб микрорайонындагы Лесная урамында теркәлгән. Биредә коры камышлыкка ут капкан. Ялкын 1900 квадрат метрлап мәйданны камап алган булган. Шул рәвешле янгынның 800 метрлап янәшәдә генә урнашкан йортларга күчү куркынычы туган. Шушындый ук хәл 17 апрель көнне Громова урамы артындагы ташландык территориядә кабатланган. Монда ялкын 900 квадрат метрлап мәйданны камап алган һәм 100 метрлап янәшәдә урнашкан торак йортларга күчү куркынычын тудырган.

 


- Әлеге очракларның сәбәбе – торак пунктларның биләмәләрен вакытында коры үләннән арындырмау һәм контрольсез рәвештә чүп-чар яндыру. Бу уңайдан янгын күзәтчелеге тарафынннан 8 кисәтү ясалды, таләпләрне төгәл үтәргә кирәклеге турында 9 күрсәтмә бирелде, 4 административ эш кузгатылды. Янгынга каршы махсус режим кертелү уңаеннан җирле үзидарә органнары, ирекле янгын сагы хезмәткәрләреннән торган профилактик төркемнәр оештырылды. Бу территорияне корыган үлән һәм чүп-чардан вакытында чистартуны контрольдә тоту, табигый янгыннар, тиешсез урыннарда чүп яндыру, шулай ук ут төртү очракларына чик кую һәм янгыннарны үз вакытында ачыклау максатыннан эшләнде. Бурдан кала – уттан калмый, диләр халыкта. Шуңа күрә дә әлмәтлеләрне  тагын бер кат әйләнә-тирәбезгә игътибарлы һәм таләпчән  булырга өндим. Үзебез яшәгән җиребез имин булсын, бәла-казалар килмәсен өчен шулай эшләргә кирәк, - дип кисәтте Әлмәт районы күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлек бүлеге начальнигы Равил Хөсәенов. 

 

Фото: ТР буенча Россия ГТХМ ДУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса