Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында янгында ике кеше һәлак булган

Янгынның сәбәбе ачыклана.

23 октябрьдә Әлмәт районының Рус Акташы авылында шәхси йортта янгын чыга. Һәлакәт турында хәбәр 101 номерына 17.50 сәгатьтә килә. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр йорт җиһазлары януын ачыклый, шунда ук аңсыз хәлдә булган ир-ат белән хатын-кызны алып чыгып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшыра.

18:13 сәгатьтә ут сүдерелә. 18:15 сәгатьтә табиблар зыян күргән ике кешенең – 70 яшьлек ирнең һәм 69 яшьлек хатын-кызның үлемен раслый.

Янгынның сәбәбе ачыклана. Бер версия буенча, тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү фаҗигагә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса